Электр самокатында йөрергә өйрәтүче тренажер уйлап тапканнар
XX Казан венчур форумы кысасында узучы стартаплар күргәзмәсендә электр самокатында йөрергә өйрәтүче тренажер тәкъдим иттеләр.
«Бүген электр самокатлары бөтен урамнарны тутырды. Олысы да, кечесе дә аңа менеп баса. Ә ничек йөрергә кирәк икәнен белмиләр. Әйе, хәзерге кебек тыю юлыннан барырга мөмкин. Без исә электр самокатында хәрәкәт итүчеләрне юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтергә тәкъдим итәбез», – дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясенең тормыш куркынычсызлыгы фәнни үзәге вәкиле Леонид Шигин.
Уйлап табучылар әйтүенчә, мондый тренажерларны мәктәпләрдә куярга мөмкиннәр.


