Луганск Халык Республикасында пилосыз очкыч һөҗүме аркасында дүрт кеше үлгән

Луганск Халык Республикасында дошман пилотсыз очкычларының тыныч халыкка һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Бу хакта төбәк башлыгы Леонид Пасечник Макста хәбәр итте.

«Антрацит-Красный Луч автоюлында БПЛА һөҗүме аркасында машина йөртүче һәм бер пассажир һәлак булган. Антрацитовск муниципаль округының Красный Кут һәм Малониколаевка бистәләре районында дошман тагын ике йөк машинасына һөҗүм итеп, машина йөртүчеләр һәлак булган. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам», – дигән Пасечник.

Шулай ук Луганск Халык Республикасы башлыгы мәгълүматларынча, Перевальск округында дошман БПЛАсы йөк автомобиленә һөҗүм иткән. Новоайдардан чыкканда «Газель»гә һөҗүм ясалган. Нәтиҗәдә ике машина йөртүче дә яраланган.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в Казахстане, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter