РФ Үзәк банкы төп ставканы еллык 14% дәрәҗәсендә саклап калды

Бүген, 11 сентябрьдә, Россия Банкының Директорлар советы төп ставканы еллык 14,00 % дәрәҗәсендә саклап калырга карар кылды. Бу хакта регуляторның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Үзәк банк бәяләвенчә, агымдагы 2026 елның III кварталында ил икътисады уртача темплар белән үсә, шул ук вакытта соңгы айларда бәяләр басымы сизелерлек көчәйде. Үзәк банк исәпләвенчә, бәяләрнең тотрыклы үсеше еллык исәптә 5–6%ка кадәр тизләнгән.

Регулятор белгечләре моны беренче чиратта «аерым тармакларда җитештерү куәтләренең вакытлыча кимү йогынтысы» белән аңлаталар. Алар, әлеге эффектлар беткәч һәм гомуми сорау үсеше тотрыклы булганда, тотрыклы инфляциянең кимүе яңадан башланыр дип өметләнәләр.

Шул ук вакытта Үзәк банкта төп ставка буенча алдагы карарларны инфляция динамикасына һәм инфляция көтелмәләренә, шулай ук эчке һәм тышкы шартлар ягыннан булган куркынычларны бәяләүгә карап кабул итәчәкләрен ассызыкладылар.

Үзәк банкның төп сценарие, алып барыла торган акча-кредит сәясәтен исәптә тотып, 2026 ел нәтиҗәләре буенча еллык инфляция 6,0–7,0% тәшкил итәчәген, 2027 елда ул 4,0%ка кире кайтачагын, ә киләчәктә максатчан дәрәҗәдә булачагын фаразлый.

Директорлар советының узган утырышында, 24 июльдә, төп ставка еллык 0,25%ка киметелгән иде. Россия Банкы Директорлар советының төп ставка дәрәҗәсе мәсьәләсе каралачак чираттагы утырышы 2026 елның 23 октябренә билгеләнгән. Аңа кадәр, 23 сентябрьдә, регулятор бүгенге карар алдыннан булган ставка турындагы фикер алышуларның кыскача эчтәлеген бастырып чыгарачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в Казахстане, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter