Кесә карагы бер хатын-кызның мошенникларга җибәрергә җыенган 3 миллион сум акчасын урлаган

Иркутск шәһәренең полиция хезмәткәрләре автобуста бер хатын-кыздан зур күләмдә акча урлаган 42 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Бичара ханым телефон аферистлары һәм гадәти кесә карагы корбанына әйләнеп, бер көн эчендә барлыгы 9 миллион сум акчасын югалткан. Бу хакта «KazanFirst» Россия Эчке эшләр министрлыгының Иркутск өлкәсе буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Бу хәл хокук саклау органнары «хезмәткәре» шалтыратуыннан башланган. Мошенниклар хатын-кызга саклык акчасын урларга маташулары турында хәбәр иткән. Ул, җинаятьчеләргә ышанып, курьерга башта 6 миллион сум тапшырган. Әмма аферистлар моның белән генә туктамыйча, имештер, банкомат аша “имин счет”ка күчерү өчен, счетында калган 3 миллион сумын да алырга мәҗбүр иткән.

Хатын-кыз бер сумка акча белән шыгрым тулы автобуска кереп утырган. Кесә карагы, транспорттагы этешү-төртешүдән файдаланып, тегенең бөтен акчасын урлаган.

Оперативниклар угрыны, тиз генә арада эзенә төшеп, тоткарлаган. Полиция хезмәткәрләре ир-атның фатирын тентегәндә урланган акчаның бер өлешен – 1 миллионнан артыграгын стена эченнән тапкан. Угры калган акчаны инде тотып бетергән булган.

«Аеруча зур күләмдә акча урлау» һәм «Мошенниклык» статьялары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Хатын-кызга китерелгән зыянның гомуми күләме 9 миллион сум тәшкил иткән. Полиция хезмәткәрләре стена эченнән табылган 1 миллион сумны законлы хуҗасына кире кайтарган да инде. Тикшерү дәвам итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в регионах РФ, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Теги

#двукратная чемпионка России #Елена Костылева #Галина Куклева #Тюменский государственный университет #Негрейра #Ла Лига #садовод #кукморский район РТ #беспилотные угрозы #укрытия #Томская область #жиросжигатель #Ретатрутид #Retatrutide #АКИТ #полезная информация #селекция #Российские военнослужащие #Мухаммед аль-Фарх #Гражданский кодекс РФ #Углегорский район #судебно-медицинская экспертиза #EY-Parthenon #6 трлн #технологический суверенитет #финансовый кризис #Ключевая #национальный проект Семья #Лучанов #каратели #сердечная проводимость #ГКБ Вересаева #армия России #Владимир Сидорович #Оzon #Эмин Агаларов #ОВД Долгопрудного #Борис Надеждин #Минюст России #газпром трансгаз казань #особый порядок суда #подкуп арбитров #Скородумов #Кировский район Казани #дикорастущая конопля #сокращение слов #разговорный письменный язык #Татьяна Гартман #Галина Бобкова #деловая переписка

Newsletter