Санкт-Петербургта милләтара татулык турында форум узачак
11–13 сентябрьдә Санкт-Петербургта милләтара татулык форумына җыелачаклар.
Чараны Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург татарларының милли-мәдәни автономияләре оештыра.
Форумда төрле милләт вәкилләре милләтара татулыкны ныгыту, мәдәни аралашу һәм уртак проектлар турында фикер алышачак. Программада панель дискуссияләр, мастер-класслар һәм гамәли дәресләр каралган.
Катнашучылар шулай ук төрле халыкларның сәнгате, һөнәрчелеге һәм гореф-гадәтләре белән таныша алачак. Күргәзмәдә мәдәни мирасны саклау һәм аны заманча тормышка кертүгә багышланган инновацион проектлар да тәкъдим ителәчәк.
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов билгеләп үткәнчә, мондый мәйданчыклар төрле милләт вәкилләренә бер-берсен яхшырак аңларга, мәдәни аермаларны хөрмәт итәргә һәм уртак проблемаларны бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Форум нәтиҗәләре буенча милләтара этномәдәни проектлар җыентыгы әзерләнәчәк. Анда милли традицияләрне заманча практикалар белән берләштерүнең иң уңышлы үрнәкләре урын алачак.
Белешмә өчен: Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 1998 елда Казанда оештырылган. Бүген аның составында Россиянең 41 төбәгендәге һәм 8 җирле татар милли-мәдәни автономиясе бар.


