«Бирешергә ярамый»: Янгында ирен һәм кызын югалткан хатын-кыз тарихы
Чаллыда яшәүче Василина Новикова 2021 елда фаҗига кичерә: янгында иң якын кешесе һәлак була. Бу кайгыны ничек җиңүе турында ул «Челнинские известия» газетасына сөйләгән.
«Алар ерак сәфәрдә кебек»
Тере, энергиясе ташып торган һәм көчле – бу сүзләр Василинага яхшы туры килә. Чөнки янгында ире һәм кызы һәлак булган төннән соң булган иң зур могҗиза – аның тормышны дәвам итүе, бию коллективында яраткан эше белән шөгыльләнүе. Күптән түгел ул тагын бер кат әни була – көтеп алган улы туган.
Оптимистик рухлы, зур гаиләсендә чиксез бәхетле булып яшәгән Василинаның тормышы коточкыч хәсрәттән соң икегә бүленә. Беренче өлешендә кошлар ясарга яраткан олы кызы һәм бергә өч балаларын тәрбияләп үстергән ире кала. Икенче өлешендә – тынлык һәм эчтән кимерә торган әрнү-газап. Тик ул күз яшьләрен эчкә йота, әниләренең ярдәменә мохтаҗ ике кызы алдында аңа нык булырга кирәк.
«Сирәк еладым, чөнки минекеләргә күктә начар булыр дип уйлый идем», – дип сөйли Василина.
2021 елның июнендә «Энергетик» бакчачылык ширкәтендә вагонда ут чыга. Котырынган янгында 37 яшьлек Андрей һәм 12 яшьлек Ульяна һәлак була. Бары тик 7 яшьлек Есения генә могҗиза белән котыла ала: аның тәне пешә, ул хастаханәгә эләгә, табиблар озак карый аны. Янгын сүндерүчеләр ут электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан дип әйтә.
Василина сөйләгәнчә, алдагы көнне бөтен гаиләләре дачада була. Әмма иртән иртүк Василина уртанчы кызы Ярослава белән шәһәргә, прививка ясатырга китә. Ульяна башта алар белән бергә барырга теләсә дә, дачада йоклап кала. Василина берни дә сизенми, тик төнлә генә кинәт йокысы кача, бик эссе була...
Василина якыннарын җирләүгә ышанырга теләми, чөнки табутта аларның калдыклары гына була. Тикшерүчеләрнең әти белән кыз газапланмаган, интекмәгән, ә йоклаган вакытта үлгән, дигән сүзләре аңа бик аз гына булса да тынычлык бирә. Ә Василинага Есениянең котыла алуы һаман да сер булып кала. Кыз сүзләренчә, әтисе аны җитәкләп урамга алып чыккан, ә соңыннан Ульянаны алырга кереп киткән.
Василина бакча участогында ике алмагач утырта. Соңыннан дачаны саталар, чөнки монда аңа бик авыр була.
«Яшәргә кирәк иде. Ә ничек? Каян көч табарга? Башта мин ирем һәм кызым еракка, озакка китте һәм өстән безне саклап торалар дип уйлап чыгардым. Соңыннан үземне кулга алдым: «Бирешмәскә!»
Бу кайгы миндә генә түгел бит. Янымда әтиләрен һәм бертуганнарын югалткан ике кызым, улларын, кияүләрен һәм оныкларын югалткан әти-әниләр бар», – дип сөйләде Василина.
Аны яраткан педагог-хореограф эше һәм үзе укыткан балалар коткара. Репетицияләрдә, бәйгеләрдә ул онытылып тора, бушлыкка урын калмый. Тирә-ягындагы бөтен кешедән ярдәм тоя.
«Борчу-хәсрәттән чәчләрем агарды, тик мин үземне жәлләүләрнен теләмәдем, мине аңлаулары мөһим иде. Дуслар, яшь артистларның әти-әниләре, хәтта таныш булмаган кешеләр дә булышты. Коллективның элекке җитәкчесе миңа аерым программа бирде: бәйгеләргә барырга, гел нәрсәдер оештырырга кирәк иде. Ул миңа боегып, уйларыма бирелеп утырырга ирек бирмәде», – дип сөйли ул.
«Булыш, үзем генә булдыра алмыйм»
Бер елдан соң Василинаның фатирында проблемалар башлана: ишек келәләре асылынып төшә, бер-бер артлы лампочкалар янып чыга, сәгатьләр туктый, техника сафтан чыга.
«Бу аңлашыла да: өйдә ир-ат юк, күз алдында бөтен нәрсә җимерелде. Үзем генә бөтен әйбергә өлгерә алмадым. Чарасызлыктан иремә мөрәҗәгать иттем: «Андрей, булыш, үзем генә булдыра алмыйм – миңа ярдәмче кирәк!» – дидем», – ди Василина.
Гаҗәп туры килү – инде икенче көнне үк Василинага бер ир-ат булыша, ул да Андрей исемле, шулай ук электрик булып эшли. Хатын-кызның фатир ачкычлары дачада калган була, тик Андрей санаулы минутлар эчендә ишекне ачып бирә, өстәвенә яңа җыелган кара җиләк белән дә сыйлый. Ишекне ачкан арада ир-атның телефоны тынып тормый. Әле берсе, әле икенчесе шалтыратып «Булыш!» дип үтенә.
«Кирәк бит ә! Бөтенесенә кирәк кеше», – дип уйлаган идём, дип көлеп искә ала Василина.
Алар аралаша башлый һәм саннарга бәйле бик күп уртаклыклар ачыклана. Мәсәлән, ике Андрейның да әнисе бер үк көнне туган. Аларның әти-әниләренең фатир саннары бер үк. Болар барысы да очраклы була алмый бит инде.
«Андрей янәшә булды, ярдәм итте, таяныч булды, кызларым белән аралашты. Ә соңыннан барысын да үз кулыма алам диде һәм озак та узмады минем янга күченеп килде. Хәер, үзенең фатиры да, йорты да бар. Шулай итеп бар да үз урынына утырды. Андрей үзе турында күп сөйләмәде, аерылганын, улы барлыгын белә идём. Ул миңа күкләр җибәргән кеше булуга йөз процент ышандым. Мин шундук алдагы тормышымны планлаштыра башладым», – дип сөйли Василина.
Андрей бөтен ир-ат эшен үз кулына ала, ә аның янында Новиковларның барысы да таш дивар артында кебек. Улларын югалткан ата-ана да аны кабул итә – Андрей аларны да игътибар-кайгыртуга күмә. Бөтен бәйрәмнәрне һәм туган көннәрне бергә уздыралар.
Василинаның балага узуын белгәч, шатланырга да курка, чөнки моңа кадәр икесе уңышсыз төгәлләнгән була инде. Улы тууны язмыш бүләге дип саный һәм еш кына: «Сиңа карыйм да, күкләр мине нәрсә өчендер бүләкләгән» дигән юлларны исенә төшерә. Беренче ире белән дә малай алып кайтырга теләүләрен искә ала, тик барып кына чыкмый.
Севага тугыз ай инде, аңа апалары белән бәхет елмайган. Василина улын йокларга яткырганда бишек җыры көйли, бу җырны өч кызы да балачакларыннан ук белә.
Тормыш үз җаена ага. Әлегә бәләкәчне әбиләре карый, ә Василина бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән декрет ялында да балаларны биергә өйрәтә. Алар абруйлы бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә чыгыш ясый.
«Әти-әни иремне көчле, ышанычлы холкы өчен бөркет дип атады. Миндә дә нәкъ шундый хис, әйтерсең, ул төрле бәхетсезлекләрдән саклау өчен безнең өстә киң канатларын җәйде. Беләсезме, фаҗигагә кадәр Андрей белән «Кызларыбызның бәхете өчен ниләр эшләр идек икән?» – дип сөйләшкән идек. Ул вакытта Андрей: «Мин гомеремне дә бирер идем», – диде. Кызганыч, шулай килеп чыкты да – ул хәзер Ульяна янында. Мәңгелеккә...» – дип сөйләде Василина.


