Татарстан халкы сайлау участокларында гриппка каршы прививка ясата алачак

Татарстанда РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау вакытында гриппка каршы прививка ясатырга мөмкин булачак. Бу хакта «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Алмир Абашев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Без үз халкыбызга гриппка каршы вакцинация тәкъдим итәчәкбез. Бүген, грипп әле сирәк очраган вакытта, без иммун катлам булдырырга тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк: быел галимнәребез өчвалентлы вакцинаның составын тулысынча диярлек үзгәрттеләр, һәм без бүген грипп эпидемиясен булдырмас өчен тулысынча коралланган», – диде ул.

Вакцинация республиканың кимендә 138 сайлау участогында мөмкин булачак. Бу сан тагын да артачак, дип өстәде Абашев.

Прививка ясату өчен төп шарт – тән температурасының күтәрелмәве, салкын тию билгеләренең булмавы, шулай ук хроник авыруларның көчәюе күзәтелмәү.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в Казахстане, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter