Михаил Никифоров әтисе каберенә туган як туфрагын сипкәч, кояшлы көндә күк күкрәгән

Михаил Никифоров әтисе каберенә туган як туфрагын сипкәч, кояшлы көндә күк күкрәгән

Республика мәктәпләрендә «Хезмәт һәм сугышчан батырлык белән Ватаныбызны данлыйбыз» девизы астында парламент дәресләре оештырыла, укучылар сочинениеләр дә яза. Мамадыш районының Усали мәктәбенең 10нчы класс укучысы Эльвина Нислина сочинениясен тәкъдим итәбез.

Михаил Никифоров — ерак дәдәм, ул 1940 елны Югары Әрнәштә туа. Аның әтисе, минем карт бабам Афанасий Михайлович 1941 елның июнендә сугышка китә. Карт әбием Мария Васильевна бер үзе алты бала белән кала.

Әтисе сугышка киткәндә 9 айлык сабый булып калган дәдәм Михаил Афанасьевичны районыбызда белмәгән кеше аздыр. Югары Әрнәштә дүрт класс тәмамлагач, җиденчегә күрше Албай мәктәбенә укырга бара. 1956 елда әтиләренең сугышта һәлак булганлыгы раслангач, 18 яшькә кадәр җиткәнче аларга җиде сум пенсия бирелә. Унынчы класска төшкәч, пенсия акчасы килүдән туктый һәм дәдәмә Усали мәктәбендә укуын ташларга туры килә. Совет Армиясе сафларына алынып, өч ел Венгриядә хезмәт итеп кайткач, авыл кибетендә — сатучы, клубта мөдир булып эшли. Эш белән берьюлы укуын дәвам итеп, урта мәктәпне тәмамлый. Аннан соң, колхоз председателе, авыл советы җитәкчесе була. Албай авылында Питрау бәйрәме оештыруны башлап җибәрүче дә әле ул.

Михаил Афанасьевич хәбәрсез югалган әтисенең язмышын ачыкларга тырыша. Эзләнүе юкка булмый, Орлов өлкәсе хәрби комиссариатыннан хат ала. Хатта Афанасий Никифоровның 1942 елны Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда һәлак булуы, шунда җирләнүе турында хәбәр ителә. Дәдәм үзенең өч улы белән, ерак юлга кузгала. 3 мең 100 чакрым юл үтеп, бабам каберенә барып баш ияләр.

Район газетасында басылган «Әтиемне күргәндәй булдым» дигән мәкаләсендә дәдәм «Каберлекне бик чиста тоталар. Чәчәкләр үстерәләр. Бу яктан, Вепренец мәктәбе коллективына бик зур рәхмәт», — дип язды (карт бабай җирләнгән урында авыллар әкренләп беткәч, әлеге туганнар каберлеге Вепренецка мәктәбе янына күчерелгән).

Бабай каберлеге янында алар өчен истә калырлык хәл булган. Авылдан, туган нигезеннән алып барган туфракны бабай яткан каберлеккә сибеп, венок куйганнар һәм фотога төшкәннәр. Шулчак кояшлы, болытсыз матур көндә күк күкрәгән. «Аптырашта калдык. Шулай да бу минем өчен зур сөенеч иде. Әтиебез, бабабыз җаны 69 елдан соң үзен эзләп тапканнарын белгән, димәк. Аның һәлак булган көнендә, 15 майда барган идек», — дип яза дәдәм.

Кечкенә чагымда ук ерак дәдәм Михаил Афанасьевичның тырышлыгына соклана идём, үсә төшеп, аның уңышлары турында белгәч, ул минем өчен үрнәк кешегә әйләнде. 2012 елның август аенда мәңгелеккә күчкән ерак дәдәмне зур хөрмәт һәм юксыну белән искә алам.

Эльвина НИСЛИНА,

10нчы класс укучысы.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в Казахстане, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter