Казанда мәктәптә фаҗига: башлангыч сыйныф укучысы тәрәзәдән егылып төшкән
Казандагы 98 нче мәктәптә фаҗигале хәл булган, башлангыч сыйныф укучысы өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.
«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, малай 4нче сыйныфта укый. Вакыйгадан соң аны ашыгыч рәвештә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.
Табиблар хәбәр итүенчә, бала исән, әмма аның хәле авыр дип бәяләнә. Хәзер ул кабул итү-диагностика бүлегендә тулы тикшерү уза, аңында.
Вакыйганың барлык шартлары ачыклана.
Хокук саклау органнары һәм белгечләр ата-аналарны балалар иминлегенә аеруча игътибарлы булырга чакыра.


