Россиядә дәүләт хезмәткәрләре пенсиясенең уртача күләме билгеле булды
Россиядә федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең уртача пенсия күләме 39 388,98 сум тәшкил итә.
Эшләүче пенсионер-дәүләт хезмәткәрләре 40 338,84 сум, ә эшләмәүчеләр 39 272,73 сум күләмендә түләүләр ала.
Россиядә федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләре агымдагы елның 1 апреленә булган торыш буенча аена уртача 39,3 мең сумнан артык пенсия ала, дип аңлашыла РИА Новости карамагында булган Россия Социаль фонды системасы мәгълүматларыннан.
Федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең уртача пенсия күләме 39 388, 98 сум тәшкил итә. Мондый гражданнар саны 97,8 мең кеше дәрәҗәсендә.
Мәгълүматларга караганда, эшләүче пенсионер-дәүләт хезмәткәрләре 40 338,84 сум, ә эшләмәүчеләр 39 272,73 сум күләмендә түләүләр ала.


