Марат Әхмәтов Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы белән очрашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Ул Татарстанда дипломатик эшчәнлеген тәмамлый.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, Генераль консуллык эшчәнлеге күп еллар дәвамында Татарстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга, шул исәптән парламентара багланышлар урнаштыруга ярдәм итә. «Безнең республика Россия–Иран мөнәсәбәтләре кысасында Иран белән багланышларга зур әһәмият бирә. Республика белән сезнең ил арасында икътисадый хезмәттәшлек үсеш ала, алар елдан-ел ныгый гына бара. Бүген, халыкара мөнәсәбәтләрдәге кризис шартларында, Россия белән Иран арасындагы хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия», – диде Марат Әхмәтов.

Парламент җитәкчесе консулга Татарстан белән хезмәттәшлек, шулай ук республика халкы белән дустанә мөнәсәбәтләр өчен рәхмәт белдерде. «Безнең республикада эшләгән еллар эчендә сездә яхшы тәэсирләр калгандыр дип уйлыйм, чөнки Татарстан – үсештә булган, үз партнёрлары белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра белә торган төбәк», – диде ул.

Давуд Мирзахани, үз чиратында, республика җитәкчелегенә, Татарстан парламентына Генераль консуллыкка һәм Иран Ислам Республикасы халкына һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтте. «Казанда эшләгән өч ел ярым вакыт эчендә бу шәһәр һәм республика минем өчен икенче йорт булды. Бу еллар эчендә мин һәм минем гаиләм һәрвакыт бик кунакчыл һәм яхшы күңелле кешеләр белән очрашты. Татарстан җитәкчелеге белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә эшләдек. Мин Казан белән саубуллашам, ә аның турында җылы истәлекләрем хәтеремдә мәңгегә сакланачак», – диде ул.

Генераль консул берничә көн элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты. Республика җитәкчесе аңа «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в Казахстане, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter