Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисенең кадрлар резервының яңа составы белән очрашты

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисенең кадрлар резервының яңа составы белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Республика Рәисе ассызыклаганча, идарәче кадрлар әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә резервчыларга Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән проектлар әзерләргә кирәк булачак.

"Ел саен без кадрларга идарә итү резервын формалаштырабыз. Сез сайлап алуны уңышлы уздыгыз һәм яңа белемнәр алу мөмкинлеге алдыгыз. Сезнең һәрберегезнең республиканың иң югары вазыйфаи затлары арасыннан кураторы булачак. Безгә шулай ук сезнең тормышка ашырырлык яңа идеяләрегезне ишетү мөһим», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга.

Әңгәмә барышында резервчылар кыскача эшләнә торган проектлар турында сөйләделәр. Киләчәктә алар предприятиеләрдә, дәүләт хакимияте органнарында һәм муниципалитетларда белем һәм стажировка үтә алачак.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в регионах РФ, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter