Казан янында машина бәрдергән поши видеога эләккән
Казан янында, Крутушка тирәсендә җиңел автомобиль пошины бәрдергән, дип хәбәр итә социаль челтәрләр. Шәһәр интернет-берләшмәләрендә шуның видеосы чыкты.
Кадрларда юлда яткан пошины күрергә мөмкин. Видеоязмага карап фикер йөрткәндә, ул – үз аңында. Авариянең нечкәлекләре ачыклана.
Чыганак:татаринформ


