Кызыклы итеп яшәсәң – яшәү кызык

Кызыклы итеп яшәсәң – яшәү кызык

Шахмай авылында яшәүче, 35 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Хәммәдиева Флера Хасыйб кызына 26 майда 75 яшь тула.

Мөгаллимнәр гаиләсендә туып-үскән, үзе дә мөгаллим гаиләсе корган, балаларына да педагогик белем биргән Флера Хасыйб кызының тормыш юлы – кызыклы китап кебек – мавыктыргыч, мәгънәле, эчтәлекле.

Шахмай авылында яшәүче, 35 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Хәммәдиева Флера Хасыйб кызына 26 майда 75 яшь тула.

Гамьле гомер

Оясында ни күрсә – очканда шул булыр

Флера Әлки районы Алпар авылында дөньяга килә. Әтисе дә, әнисе Рәйсә дә – укытучылар. Аларның мәхәббәте – үзе бер роман язарлык тарих. Хәер, алар хакында, әтисенең сугыштан язган хатларына нигезләнеп “Ватаным Татарстан” газетасында “Мәхәббәт хатлары” дигән берничә санга сузылган әдәби очерк бастыралар, якташыбыз Ризидә Абдуллина “Мин ышанам таңнарга” дип аталган китап язып чыга, Ил Газиз дигән язучының “Мизгелләр елъязмасы” дип исемләнгән китабының нигезендә дә аларның сугыш вакытында язышкан хатлары ята (дөрес, соңгысы бу хатларны кире кайтармый, янгында юкка чыкты дип хәбәр итә, шул рәвешле йөзләгән хат әрәм була). Ә үзенең укучысының унберенче сыйныфны тәмамлавын көтеп алып өйләнгән Хасыйб хатларны күп яза, аларны номерлап билгели бара: гаиләдә, мәсәлән, 62нче, 80нче дип тамга сугылган берничә хат сакланган. Рәйсә – булачак татар теле укытучысы, Хасыйб тарих укытучысы (һәм мәктәп директоры) булганлыктан, әлеге хатлар матур тел белән, тәфсилле язылган, алар шул чорның рухын да, ике яшь кеше арасындагы җылы хисләрне дә саклап тора.

Әтисенә сугыштан исән-сау кайту бәхете язган була. Рахмановлар гаиләсендә мәктәп өчен ай саен алты метрлы стена газетасын чыгару сугыштан соң туган биш балага йөкләнә: кемдер рәсем ясый, кемдер мәкаләләр яза. (Әтисе сугышта вакытта туган иң беренче уллары Илдарның гомере озын булмый). Мөгаллимлек һөнәренең никадәр җаваплы һәм кыен хезмәт булуын кечкенәдән күреп үскән балаларның өчесе әти-әнисе юлыннан китә – педагог һөнәре сайлый. Араларында иң үҗәте, мөгаен, Флера булгандыр. Өч ел рәттән югары уку йортына кереп карый ул: яки бер фәннән билге җитеп бетми, яки башка фәннән кирәкле билге ала алмый. “Татарстан яшьләре” газетасында хат ташучы-курьер була, ике ел Казанның 7нче заводында эшләп “тормыш университетлары” үтә-үтә, ул барыбер максатына ирешә: 1972 елда КДПИның физмат факультетының математика бүлегенә укырга керә. Чая һәм тырыш кызны шундук күреп алалар – староста итеп билгелиләр. Ул вакытта старосталарны мәктәп директорлары итеп тә әзерлиләр, аңа диплом белән бергә шул хактагы таныклык та бирелә. Ләкин билгеләмә буенча Чистай районынының бер мәктәбенә директор итеп барасын белгәч, ул бу эштән баш тарта – җитәкче эшенә караганда, гади мөгаллим эше күпкә күбрәк тарта аны.

Хезмәт кенәгәсендә — Шахмай мәктәбе

35 елга сузылачак укытучылык юлы Шахмай мәктәбеннән башлана кызның. Өстәвенә яшь, тәҗрибәсез дип тормыйлар – бишенчеләргә сыйныф җитәкчесе итеп куялар. Ә анда 35 бала! Сентябрьнең беренче көннәрендә “үзенеке”ләрнең мәктәптән кайтканда канга батып сугышуларын күреп, “булдырырмынмы, нишләп бетәрмен?” дип куркып та кала, әлбәттә. Акрынлап бар да үз җаен ала: яшь мөгаллимә бөтен вакытын диярлек укучылары белән үткәрә, чаңгыга да алып чыга үзләрен, шашка-шахмат уйнарга өйрәтә, әле ул вакытта бик сирәк кешедә булган фотоаппараты да ярдәмгә килә – балалар фотога төшерү белән мавыга башлыйлар. Кайда таләпчәнлек белән, кайда дусларча аралашу ярдәмендә – бөтен педагогик сәләтен эшкә җигә Флера – үз сыйныфы белән дә, башка укучылар белән дә уртак тел таба.

Шахмай авылында яшәүче, 35 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Хәммәдиева Флера Хасыйб кызына 26 майда 75 яшь тула.

Ул елларда мәктәп директоры булган Шәрипов Әсхать абыйга, завуч Зарипов Әнвәр абыйга бик рәхмәтле ул. Яшь укытучының дәресләренә еш йөри завуч, хаталарын җайлап кына җиткерә бара. “Рус төркемендә укыганга күрә, телемнән рус сүзләре дә ычкынгалый иде, Әнвәр абый саф татарча сөйләшергә кирәклеген төшендерде”, — ди хәзер Флера Хасыйбовна.

Кабат – мөгаллимнәр гаиләсендә

Шахмайга килеп, бер ел эшләгәч, тыныч, сабыр холыклы рус теле укытучысы Марат Хәммәдиевка кияүгә чыга кыз. Бишенчеләренең башлангыч сыйныф укытучысы Хәлимә Хәммәдиевага килен булып төшә. Таләпчән, тәртип яратучы кайнанасы белән кырык еллап бергә яшиләр алар. Соңрак, лаеклы ялга чыккач, мәктәпкә баручы балаларны тәрәзәдән карап озатып калучы әнисенең елап та алгалаганын күрә: мәктәпне, балаларны сагына өлкән яшьтәге укытучы – ул да мәктәптә күңел биреп, булсын-белсеннәр дип эшли.

Шахмай авылында яшәүче, 35 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Хәммәдиева Флера Хасыйб кызына 26 майда 75 яшь тула.

Гаиләдә ике бала туа: уллары Илнур белән кызлары Раилә. Алар икесе дә педагог һөнәрен сайлый; кызы әнисе укыткан Шахмай мәктәбендә математика фәнен укыта. Бүгенге көндә дүрт оныклары бар.

Флера Хасыйб кызы белән Марат Хөсәен улы ягыннан укытучы һөнәрен сайлаучыларның гомуми хезмәт елларын санап караган идек, 780 килеп чыкты!

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Флера апаның тырыш хезмәте дистәләгән мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Россия Федерациясе гомум белем системасының мактаулы хезмәткәре” билгесе белән бәяләнә.

Үз хезмәтенә мәхәббәт уята алган укытучының укучылары да ул һөнәргә тартыла. Дистәләгән алар; Шахмай мәктәбендә генә дә ул укыткан укытучылар күпме!

Кызыклы итеп яшәсәң – яшәү кызык

Флера апа гаиләсе – бик мавыгучан гаилә. Уңган хатын-кызларның күбесенә хас бәйләү-тегү, пешеренү, бакча үстерү кебек осталыклар да баш-аягы белән мәктәп эшенә чумган кешегә җитеп торыр иде кебек. Ә алар ирле-хатынлы балыкка, гөмбә белән җиләккә дә йөриләр. Гөмбәгә дип Норлатка кадәр барып җитәләр хәтта. Умарта да тоталар: ул эшне дә бергә-бергә башкаралар.

Аларның кызыксынучанлыгын, тиктормаслыгын күреп үскән балалар да шулай ук яшәүнең ямен аңлыйдыр кебек тоела. Кызлары Раилә, барлык эшләр тәмамлангач, улы Ислам белән велосипедта йөреп кайта, мәсәлән – ял да, бала белән аралашу да, физкультура да!

Алар йортыннан кеше өзелми. Кунакчыл йортны дуслар да, туганнар да үз итә, элеккеге укучылар да килеп йөри. Иртәгә туган көн дигән көнне дә туган ягы Алпардан танышлар-дуслар килергә җыенып тора иде.

Флера Хасыйбовна: “Кызыклы итеп яшәсәң, яшәү кызык”, — дип саный. Дөньяның әлеге язылмаган канунын аңлаган кеше, һичшиксез, бәхетледер: тормышы мәгънәле, үткәннәре горурланып искә алырлык, бүгенгесе хөрмәт һәм ярату белән тулы.

Әле хәзер дә гыйлем эстәүдән туктамаган мөгаллим: узган ел Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәне тәмамлап, рухи-дини белем алган.

Шахмай авылында яшәүче, 35 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Хәммәдиева Флера Хасыйб кызына 26 майда 75 яшь тула.

Шаяртып кына оныгы Исламнан:” Әбиең таләпчәнме? Бөтен ягыңда укытучылар булгач, авырдыр сиңа?” — дип сораган идём, ул:”Юк, апа, авыр түгел. Ул минем – яраткан әбием. Ул үзе дә мине ярата, мин аны күреп, ишетеп, белеп торам”, — дип җавап кайтарды. Һәм әбисенә озын гомер һәм “авырмасын, исән-сау булсын”, дип теләде.

Без дә ихлас күңелдән Флера Хасыйб кызына имин, бәрәкәтле озын гомерләр, сүнмәс яшәү дәрте, нык сәламәтлек теләп калабыз.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в регионах РФ, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter