Марат Әхмәтов Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне белән котлады

Бүген илебездә Россия һәм Беларусь халыкларының бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Беларусь Республикасының Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы Виктор Щетько адресына котлау телеграммасы юллады.

Исегезгә төшерәбез, утыз ел элек, 1996 елның 2 апрелендә Россия һәм Беларусь президентлары Борис Ельцин һәм Александр Лукашенко Россия һәм Беларусь бергәлеген булдыру турындагы килешүгә кул куйдылар, бу ике илнең икътисадый киңлеген һәм законнар базасын берләштерүне күздә тоткан иде. Әлеге Килешү безнең илләрнең Союздаш дәүләт форматында тирән интеграция процессларын башлап җибәрүе өчен платформа булды, аның кысаларында хәзерге вакытта сәүдә-икътисадый һәм гуманитар өлкәләрдә күп кенә программалар гамәлгә ашырыла.

«Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән Сезне һәм тугандаш белорус халкын Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне һәм Россия белән Беларусь бергәлеген төзү турындагы Шартнамәгә кул куюның 30 еллыгы белән котлыйм, – диелә телеграммада. – Тарихи үлчәмнәр буенча зур булмаган бу чорда якты интеграция инициативалары тормышка ашырылды, сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар элемтәләрне, төбәкара һәм муниципальара хезмәттәшлекне һәрьяклап киңәйтү буенча күп кенә уртак проектлар гамәлгә ашырылды».

Марат Әхмәтов ике ил халкын тарихи үткәннәр генә түгел, бәлки бергәләп үсәргә омтылыш та берләштерүенә басым ясый. «Татарстан Республикасы парламентарийлары Союздаш дәүләт төзелешен актив хуплыйлар. Дәүләт Советының Регионнар форумы форматында Беларусь партнёрлары белән нәтиҗәле диалогы, Беларусь өлкәләрендәге һәм район дәрәҗәсендәге хезмәттәшләребез белән турыдан-туры элемтәләр безнең дәүләтара хезмәттәшлекне конкрет инициативалар белән баета», – дип билгеләп үтә Марат Әхмәтов.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в Казахстане, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Теги

#японские зоопарки #Зооботанический парк Хигасияма #Нагоя #Московский зоопарк #манулы #Национальная лотерея Великобритании #президент тренировка команда #подарок хоккеисты Белоруссия #Динамо Минск Лукашенко #Белоруссия хоккей новость #Михаил Делягин #Шама #Минобороны Италии #Гуидо Крозетто #национальная безопасность #Киргизия #лжесоюзники #Вадим Трухачёв #газ Циклон Б #МакSим #татуировки #уклонение служба документы #мобилизация коррупция Украина #СБУ разоблачение врачи #Анна Журавлёва #снегири #Валерий Закожурников #Теплоэнергострой #Электрозаводская #ШИЗО #Дарья Трепова #Владлен Татарский #Марк Эйдельштейн #Dreamcast #Юра Борисов #Александр Петров #АНО МосОблПарк #Олимпийский ритм #День здоровья #Всемирный день здоровья #Тихон Фирсов #Исламская Республика #Соединенное Королевство #Европейская комиссия #террористические организации #агрессивность #боевики #правовые нормы #клан #менталитет

Newsletter