Ирек Кадамов: «Чернобыль – кеше хатасын һәм фидакарьлекне күрсәткән сабак ул»

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Ирек Кадамов Радиацион һәлакәтләрнең аянычлы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм мондый һәлакәтләр корбаннарын искә алу көнендә мөрәҗәгать белән чыкты.

– 1986 елның 26 апреле – атом-төше энергетикасы тарихын мәңгегә үзгәрткән көн, диелгән анда. – 40 ел элек бөтен ил өчен гаять авыр сынауга әйләнгән фаҗига була. Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәт – кеше хатасын һәм фидакарьлекне күрсәткән сабак ул. Бүген, дүрт дистә ел узганнан соң, шул вакыйгаларның төп йомгагы күзгә күренмәс хәтәр юлына каршы төшкән кешеләрнең тиңдәшсез батырлыгыннан гыйбарәт булуы бик ачык аңлашыла. Янгын сүндерүчеләр, хәрби хезмәткәрләр, инженерлар, табиблар, тормышларын куркыныч астына куеп, атом-төш һәлакәтенә каршы көрәшә. Алар арасында якташларыбыз да күп була. Татарстаннан 3907 кеше күңел кушуы буенча дөньяны радиация йогынтысыннан коткарырга китеп, сәламәтлекләре бәрабәренә миллионнарча кешене саклап кала.

Без 40 ел эчендә Чернобыльнең төп сабагын үзләштердек: радиацион һәм техноген иминлек мәсьәләләрендә бернинди дә вак-төяк була алмый. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе, башка ведомстволар белән берлектә, мондый хәлләр кабатланмасын өчен мөмкин булганның барын да эшли. Без мониторинг системасын яхшыртабыз, белгечләрне теләсә нинди шартларда эшләүгә әзерлибез. Радиациядән зыян күрүчеләрне тернәкләндерү белән шөгыльләнүче төп оешмалардан берсе – Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Шамил Каратай исемендәге республика үзәге. Аның эшчәнлеге дәверендә меңнәрчә «чернобыльче» сыйфатлы медицина-психологик террәкләндерү курсы узды.

Чернобыльне онытмау – киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз да әле. Без яшьләргә шул фаҗиганең дөресен тапшырырга тиеш. Куркыныч вакыйга буларак түгел, бәлки чын мәгънәсендә фидакарьлек һәм дөньяның бик нәзберек булуын искә төшерү буларак. Әлеге датаны күрә алмаучыларның истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр! Чернобыль мәхшәре аша узучыларның һәркайсына – нык сәламәтлек һәм озын гомер!

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в регионах РФ, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter