Украина хәрбиләре рейс автобусына һөҗүм иткән: җиде кеше һәлак булган

Бүген – 3 июньдә Донецк халык республикасының Енакиево шәһәрендә фаҗига булган.

Төбәк башлыгы Денис Пушилин хәбәр иткәнчә, Украина кораллы көчләренең пилотсыз очкычы “Мәскәү-Симферополь” автобусына һөҗүм иткән. 7 кеше һәлак булган, 11е яраланган.

“Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашам. Яраланучыларның тизрәк савыгып аякка басуларын телим”, – дип язган Пушилин “МАКС”тагы каналында.

Россия Тикшерү комитеты терорчылык акты турында җинаять эше кузгаткан.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в регионах РФ, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter