Село-Чура җирлеге Вахит авылы көнендә керәшен мәдәниятен күрсәтте

Село-Чура җирлеге Вахит авылы көнендә керәшен мәдәниятен күрсәтте

19 июльдә, Кукмара районындагы Вахитта авыл көне быел үзенчәлекле булды.

Анда Село-Чура мәктәбе, мәдәният йорты, балалар бакчасы коллективлары бары тик кунак буларак кына түгел, ә бәйрәмнең төп бизәге булып катнаштылар.

«Безнең авыл җирлеге бу көнне үзләренең иҗади сәләтләрен дә күрсәттеләр һәм туган якның кадерле тарихын, керәшеннәрнең бай мәдәни мирасын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Мәктәп музеендагы экспонатлар, балаларның кул эшләре авыл халкында зур кызыксыну уятты. Авыл халкының җылы каршы алуы һәм уртак бәйрәм рухы күңелләрдә озакка сакланырлык якты истәлек булып калды», – дип сөйләделәр чуралылар.

Мондый чаралар коллективлар өчен халык белән аралашу, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга тапшыру өчен искиткеч мәйданчык та бит әле. Үткәннән килгән мирасыбыз, халкыбызның бердәмлеге яшәгәндә, мәдәниятебез дә яшәячәк. Моны Вахитта үткән бәйрәм тагын бер кат исбатлады.

Эльмира Тукеева фотолары.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в регионах РФ, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter