Ел башыннан республикада 1,2 меңнән артык гаилә торак белән тәэмин ителгән

Ел башыннан Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанда 1 279 гаилә торак шартларын яхшырткан. Татарстан буенча гомуми мәйданы 65,1 мең кв. м булган 31 йорт файдалануга тапшырылган. Бу еллык планның 43,2 процентын тәшкил итә, дип яза «Татар-информ».

Барлык фатирлар да торырга тулысынча әзер хәлдә тапшырылган: аларда ремонт ясалган, сантехника, датчиклар, счетчиклар һәм электр (газ) плитәләре урнаштырылган.

2026 елда Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанның 3 123 гаиләсенә торак бирергә планлаштыра. Моның өчен Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында гомуми мәйданы 150,6 мең кв. м булган 108 йорт төзеләчәк.

Казанда 774 фатирлы 5 йорт төзелеп беткән һәм яңа хуҗаларын кабул итәргә әзерләнә. Дүрт яңа йорт «Җиңүнең 80 еллыгы» торак комплексында («Салават күпере» районы), берсе «Гаилә» микрорайонында урнашкан. Параллель рәвештә әлеге районнарда 1 528 фатирлы тагын 5 йорт төзелә.

Чаллыда 6 йорт (942 фатир), Түбән Камада 2 йорт (һәрберсендә 170әр фатир) төзелә. Әгерҗе, Арча, Лаеш, Менделеевск, шулай ук Алексеевск, Кукмара, Сарман районнарында һәм республиканың башка муниципаль районнарында төзелеш актив бара.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в регионах РФ, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Теги

#Мухаммед аль-Фарх #Гражданский кодекс РФ #Углегорский район #судебно-медицинская экспертиза #EY-Parthenon #6 трлн #технологический суверенитет #финансовый кризис #Ключевая #национальный проект Семья #Лучанов #каратели #сердечная проводимость #ГКБ Вересаева #армия России #Владимир Сидорович #Оzon #Эмин Агаларов #ОВД Долгопрудного #Борис Надеждин #Минюст России #газпром трансгаз казань #особый порядок суда #подкуп арбитров #Скородумов #Кировский район Казани #дикорастущая конопля #сокращение слов #разговорный письменный язык #Татьяна Гартман #Галина Бобкова #деловая переписка #Исмаил Багаи #поиски женщины #рост доходов #недорогая обувь #недорогая одежда #поддержка отечественных производителей #Патриот #Lockheed Martin #RTX #нацсистема обороны #Юкка-Пекка Шредерус #ядерная угроза #Хельсинки #международный контроль #Дмитрий Стешин #Hornet #Saint Tropez Twist #Il sorpasso

Newsletter