Элемтә операторлары VPNны сүндерергә кирәклеге турында кисәтә башлаган
Россиядә VPN-сервислардан файдаланган очракта мобиль кушымта эшендә өзеклекләр килеп чыгу ихтималы турында кисәтә башлаганнар. Элемтә операторлары да, башка сервислар да бу хакта кисәтә, дип яза «РИА Новости».
Мәсәлән, МТС кушымтасына кергәндә: «VPN кабызылган. Мәгълүматлар күренмәскә мөмкин», – дигән яза пәйда була. Ә Мегафон: «Кушымта әйбәт эшләсен өчен VPNны сүндерегез», – дип хәбәр итә. «Билайн» да: «Кушымта VPNсыз яхшырак эшли», – дип аны сүндерергә киңәш итә.
VPN кабызылган очракта Ozon, Wildberries, «Яндекс Пэй», «Шоколадница» кебек мобиль кушымталарга керү дә кыенлашкан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


