«Казан» гаилә үзәгендә егет-кызларга паспорт тапшырдылар

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы белән берлектә егет-кызларга паспортлар тапшырды.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган тантана «Казан» гаилә үзәгендә узды. Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлау белән башланган тантанада укучылар һәм ата-аналарны Татарстанның ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сәламләде.

«Бу вакыйга яңа тормыш башы, сезнең җитлеккәнлек, җаваплылык билгесе. Үзегезнең россиялеләр булуыгыз белән горурланыгыз, Конституциягә тугрылык саклагыз һәм үз эшләрегез белән Ватаныбызның данлы традицияләрен арттырырга лаеклы буын булуыгызны исбатлагыз», – диде Әхмәтова һәм укучыларга әһәмиятле документны горурланып кабул итүләрен, укытучылар һәм ата-аналар горурланырлык эшләр башкаруларын теләде.

Казанның 125 нче гимназиясеннән җиденче сыйныф укучысы Дарина Гыйльфанова паспорт алуның үзе өчен мөһим вакыйга булуын әйтте. «Илгә ярдәм итәргә, волонтёрлык акцияләрендә катнашырга мөмкинлек барлыкка киләчәк», – дип сөйләде Дарина. Киләчәктә ул табиб булырга тели. Әнисе һәм әбисе белән СВОдагы егетләргә гуманитар ярдәм җыюда катнаша. Ватан сакчыларының рухын күтәрү өчен гаилә белән уенчык чебурашкалар бәйлиләр. 2025 елда Татарстан ЗАГСлары тантаналы шартларда 3 меңнән артык егет-кызга паспорт тапшырды.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в регионах РФ, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Теги

#монархи #коммерческий подкуп #колония общего режима #Шебекинская ЦРБ #Вознесеновка #Елена Никитина #Басманный суд #казанский марафон #разведывательные операции #Пригородные поезда #блокада #улитки #набережная #кабан #Барбекю-зона #Крымские музеи #Скифское золото #Дёмский район #Городской совет #Владимир Жириновский #движение первых #воры в законе #российское гражданство #Осинники #Калужская область #град #хк металлург магнитогорск #Карл III #Сергей Кадунов #территориальные центры комплектования #всеобщая мобилизация #Хакасия #оптико-электронные камеры #Росэл #противовоздушная оборона #Юрий Слюсарь #недели #Красноармейск #Иерусалим #Союз писателей России #Государственный Эрмитаж #ЦДЛ #транспортная карта #ветераны сво #Туапсе #образ жизни #Соледар #разведывательно-штурмовая бригада Волки #Алексей Кожевников #пансионат Милосердие

Newsletter