Песков Россия белән АКШның Украина буенча сөйләшүләре дәвам итүен әйтте
Россия АКШ белән гамәлдәге эш каналлары буенча Украинадагы конфликтны җайга салу мәсьәләләре буенча әңгәмәне дәвам итә.
Бу хакта журналистларга РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, Россия һәм Америка яклары арасындагы элемтәләр гамәлдәге эш механизмнары кысаларында дәвам итә.
Элегрәк пәнҗешәмбе көнне Манилада Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио очрашты.
Россия Тышкы эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, сөйләшүләр барышында Лавров Россия ягының Украина конфликтын сәяси-дипломатик җайга салуга әзерлеген раслады. Ул шулай ук Киев хакимиятенә алга таба корал китерүне туктатырга кирәклеге турында белдерде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар тышкы сәясәт ведомстволары линиясе буенча элемтәләрне дәвам итәргә килештеләр.


